Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кариледә үзләре дә "Хезмәт"кә языла, туганнарын да "Хезмәт"ле итәләр (+фото)

14 июнь көнне Кариле почта бүлекчәсендә “Абунәчеләр көне” үтте.

Әлеге чара Кариледә икенче мәртәбә узырыла. Әйтергә кирәк, газета укучыларыбыз мондый бәйрәм ясавыбызны ошатты. Быелгысы исә аеруча зур активлык белән узды. Беренчеләрдән булып “Хезмәт”кә язылып бүләкле булган Курмаладан Фидәил Мөхәммәтшинның кулы җиңел булды. Килә тордылар, шәп-шәп бүләкләрне ота тордылар. Узган ел исә беренчеләрдән булып килгән хезмәт ветераны Әнәс Шаһимәрдәнов: “Операция арты булгач, килә алмыйм, минем өчен “Хезмәт”кә язылыгыз, газетасыз кала күрмим”, – дип шалтыратты.

Әнисә апа Нигъмәтуллина да, “Район газетасыннан башка булмый, ярты ел гына язылмый калган идем, әмма читен булды, шуңа күрә язылырга килдем”, дип кырык эшен кырык якка ташлап безнең янга ашыккан.

Ә менә Норма авылында яшәүче Зәйтүнә апа Гарипова “Хезмәт” газетасына күптән язылган булган, “Абунәчеләр көне”ндә “Якыныңны яздыр” акциясе кысаларында Кунырда яшәүче кызын да газеталы итте.

Хөрмәтле райондашлар! Сез әле “Хезмәт”кә язылдыгызмы? Язылмаган булсагыз, ашыгыгыз. Шунысын да исегезгә төшерәбез: 22 июнь көнне “Хезмәт” язылучылары арасында зур конкурс уздыра, призлар уйната. Моның өчен “Хезмәт”кә язылу турындагы квитанцияне Балтач бистәсе, Ленин урамы, 91 йорт адресы буенча безгә юлларга кирәк. Конкурска дип куярга онытмагыз. Бәйгебезнең шарты бик гади – квитанцияләр белән бергә “Хезмәт” газетасы турында дүртьюллык шигырьләр көтеп калабыз. Почта аша юлларга җаегыз булмаса, бәйрәм чарасына килгән чакта үзегез белән алып килсәгез дә була.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне 22 июнь көнне иртәнге сәгать 9да редакциябездә узачак бәйрәмгә көтеп калабыз. Шәп бүләкләр, мул сыйлы табыннар, табада чыжлап пешкән коймаклар, бөтнекле хуш исле чәйләр бары сезнең өчен. Килгән бер генә кеше дә бүләксез калмаячак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день подписчика