Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карлар һәм юллар

Ниһаять, кышка да аяк бастык. Тирә-юнь ап-ак карга күмелде. Кар яву белән юлларны чистарту мәшәкате дә артты. Иртән сәгать алты тулганчы ук халык йокыдан уянганчы урамнарда тракторлар юл ача. Беркөнне шушы мәсьәлә буенча редакциябезгә шалтырату булды.

- Сеңлем, узган ел урамыбызны шуның кадәр яхшы итеп чистарттылар. Рәхмәттән башка бер сүзебез дә юк. Быел да юлларны ачтылар, ләкин бөтен карны капка төбенә өеп киттеләр. Ә узган ел андый күренеш бер дә күзәтелмәде. Урамыбыз бер яклы гына. Каршы якта күпме урын бар. Чистарткан карны шул якка да чыгарып була бит.
Сүз бистәнең Муса Җәлил урамы хакында бара. Безгә шалтыратучылар ялгыз яшәүче пенсионерлар. Чистарткан җиргә трактор кар өеп киткәч, кабат аны көрәү безгә бик авыр диләр алар. Беренче карашка аларны да аңлап була. Ә икенче яктан карасаң, бөтенләй чистартмау түгел бит. Булганына шөкер итә белергә кирәк, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250