Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Карлы яңгыр": алдагы көннәргә һава торышы

Матбугат.ру сайты хәбәр итүенчә, Россиянең Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина "Российская газета" га 14 сентябрьдән соң кинәт суыта башлаячак, дип сөйләгән.

 "Матбугат.ру" ачыклаганча, шимбә көннән Мәскәүдә һәм Үзәк округның төньягында көндезге температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, 15-16 сентябрьдә көндез-11-17, төнлә наибары 3-8 градус булачак. Бу нормадан түбәнрәк, ди белгеч.

Ленинград, Псков, Новгород, Вологда һәм Архангельск өлкәләрендә һәм Карелиядә дә шундый ук хәл күзәтелә. Бу төбәкләрдә көндез 13-19 градуска кадәр җылы, төнлә урыны белән 2 градуска кадәр салкын була.

Көнбатыш Себердә төнге кыраулар булачак. Иркутск өлкәсендә һәм Камчаткада төннәрен 5 градуска кадәр салкын, Приморье краенда 2 градуска кадәр салкын көтелә. Таймырда карлы яңгыр көтелә.

Россиянең Көньягында җәйге җылылык әлегә саклана — көндез һава температурасы +30 градуска кадәр җылыначак, популяр курортларда су температурасы — 25 тән 21 градуска кадәр булачак.

Ә бездә?! Ә Балтачта салкынча, көзге һава сакланачак. Көннәр болытлы һәм яӊгырлы булыр, дип көтелә.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев