Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карлыган крыжовникны яратмый!

Җимеш агачлары утыртуның тәртибе бар.

— Үсентеләрне сайлап алгач, утыртасы җирнең сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Җирнең сыйфаты аларга зур йогынты ясый, — ди Лилия Нуретдинова, Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгече. — Ачы туфракка известь кертмичә, җиләкле культураларны утырту нәтиҗәсез булачак. Бакчагызда җир уңдырышсыз, авыр икән, үсентеләр утыртыр алдыннан бер ай чамасы алдан минераль һәм органик ашлама кертергә һәм ком кушарга кирәк.

Бакча схемасын алдан уйлап утырту яхшы, әлбәттә. Бер-берсенә якын туган булган үсентеләрне янәшә утыртырга киңәш ителми, мәсәлән, карлыган белән крыжовник, кура җиләге белән бакча җиләге күрше булмаска тиеш. Ә менә алмагач белән кура җиләге бер-берсенә киресенчә ярдәм итә. Аларны янәшә утырткан очракта, мул уңышка өмет итәргә була.
Үсентеләрне бер-берсенә якын утырту авыруларның күбәюенә китерәчәк, уңышны күпкә киметәчәк. Алар арасында һава әйбәт йөрергә, кояш нурлары иркен үтеп керергә тиеш.

Фото: avatars.mds

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев