Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карлыган янына бәрхет гөл утырт!

Кызыл карлыган яфрагында карасу-кызыл кабарган урыннар барлыкка килү - яфрак бете белән зарарлану билгесе.

Төп кагыйдә - үсемлекләрне бер сәбәпсез азотлы минераль, азот күләме зур булган комплекслы ашламалар белән ашламаска. Фосфорлы һәм калийлы ашламалар, киресенчә, яфрак бетенең үрчүенә киртә булып тора.

Карлыганга зыян китерүчеләрне лимон бөтнеге (мелисса), бәрхет гөл, кориандр, фенхель, сарымсак, горчица, настурция, бөтнек фитоцидлары куркыта. Әлеге үсемлекләрне карлыган тирәсенә утыртырга киңәш ителә.

Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәштә түбәндәге төнәтмәләрне әзерләргә мөмкин: 1,2 килограмм бәрәңге сабагын 10 литр суда 3-4 сәгать төнәтергә; 150-200 грамм суган кабыгын 10 литр суда 4-5 көн төнәтергә. Әлеге төнәтмәләр белән бөҗәкләрне агулаганда игътибарны аеруча карлыган яфракларының аскы ягына юнәлтергә киңәш ителә, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com

Автор: Зөһрә Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга