Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карлыган җыяр чак җитте

Уңган хуҗабикәләр аның өлгергәннәрен җыеп алырга, варенье кайнатырга, желесын ясарга, компот ябарга да өлгерде. Килешәсездер, һәр хуҗабикәнең үз рецепты. Без дә сезгә кызыл карлыганнан желе ясау буенча киңәш бирергә булдык.

Эмаль савытка юылган кызыл карлыганны салабыз, пар чыга башлаганчы җылытабыз, аннан соң агач кашык белән тимер иләк аша сыттырабыз. Әлеге сокка 1 литрга 1,5 кг исәбеннән шикәр комы салып, утка куябыз. Катын итеп кайнап чыккач, 15-20 минут суытабыз, күбеген җыйнап, кабат утка куябыз. Һәа тагын каты итеп кайнатасы. Тагын 20 минутлап суытасы. Аннан тагын утка куеп, күбеге чыкмый башлаганчы кайнатасы. Кайнар килеш стериальләнгән банкаларга тутырып, бер тәүлек чык тотасы. Аннан соң капкачларга яки пергамент кәгазь белән бәйләп куярга мөмкин. Салкын урында сакларга.

Фото: Г.Гарипова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылык