Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карлыганлы чизкейк

Бакчадагы карлыганнарын җыеп алып өлгергәннәргә алардан ясалган чизкейк рецептын тәкъдим итәбез.

200 грамм уалучан печенье, 70 грамм сыер мае, 700 грамм майлы эремчек, 300 грамм каймак, 200 грамм сөт өсте, 200 грамм изелгән кара карлыган, 250 грамм шикәр комы, 35 грамм желатин, 175 грамм су әзерлибез.

Печеньены ваклап, май белән кушып болгатабыз, пергамент җәелгән формага бушатып, яхшылап тыгызлап җәябез. Ярты сәгатькә суыткычта калдырабыз.

Желатинны суда бүрттерәбез. Эремчекне һәм изелгән карлыганны иләк аша үткәрәбез. Эремчек, шикәр комын, 100 грамм каймакны болгатабыз (миксер белән болгату яхшырак). Бер савытка килеп чыккан катнашманың 1/3ен бүлеп, аңа карлыганны һәм калган каймакны салабыз. Сөт өстен 60 градуска кадәр җылытабыз, уттан алгач, бүрткән желатинны салып, ул эреп беткәнче болгатабыз, ике савытка да тигезләп салабыз. Эремчекле массаларны бераз куерганчы 15 минутка суыткычка алып куябыз. Вакыт үткәч, барысын да суыткычтан алабыз, печеньелы нигезгә эремчекле катнашмаларны чиратлаштырып салабыз, соңыннан бизәкләр ясыйбыз. Чизкейкны 4-5 сәгатькә, ә иң яхшысы төнгә суыткычка куябыз.

 

Миләүшә Халикова.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт