Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карлыганнан желе әзерлибез

12 стакан җиләккә 15 стакан шикәр һәм 1 стакан су алырга. Безгә иң беренче шуны истә калдырырга кирәк!

Желе ясарга “совет” заманыннан билгеле кырлы стакан алабыз. Әгәр сездә мондый савыт юк икән, шуны белегез, кырлы стаканга 250 миллилитр сыеклык керә, ә стаканның путалына кадәр — 200 миллилитр. Безгә нәкъ шушы күләм кирәк

Шулай итеп, карлыган желесы кайнатабыз.

Моның өчен банкалар әзерлибез, стерильләштерәбез. Карлыганны чистартабыз, бер стакан су һәм 7,5 стакан шикәр кушып, кәстрүлгә салып пешерәбез. Кайнатып чыгаргач, газны уртача утка кадәр киметәбез һәм нәкъ биш минут кайнатабыз. Күбрәк тә, азрак та түгел!

Газны сүндерәбез. Калган шикәрне салабыз һәм кайнатманы шикәр эрегәнче җентекләп бутыйбыз. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз һәм тимер капкачлар белән ябабыз. Әзер! Биш минут эчендә җимешләр пешеп өлгерми, сытылмый, ә кайнатма, карлыгандагы пектин ярдәмендә, чын желега әверелә, дип яза Кызыл таң.

Кайнатма матур килеп чыга!

 

Фото:https://go.mail.ru

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә