Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Картайган агачлар киселә, Балтач яңартыла

Язга әзерлек эшләре бистәбез урамнарында да актив төстә алып барыла. Узган атнадан бирле Балтач урамнарындагы агачларның ботаклары киселә...

Балтачыбызда яз билгеләре көннән-көн арта бара. Кояш нурларында иркәләнеп түбәдән тамган тамчылар да тиздән табигать уянып, бөтен җиһан матурлыкка төренәсенә ишарәли сыман. Язга әзерлек эшләре бистәбез урамнарында да актив төстә алып барыла. Узган атнадан бирле Балтач урамнарындагы агачларның ботаклары киселә, бүген исә картайган агачларны да төптән кисеп чистарттылар. Тиздән әлеге агачлар урынына яңалары утыртылып, яшь үсентеләр дә матур итеп ныгып китәрләр дип ышанып калабыз. Һәм әлеге эшләрне күзәтә-күзәтә язга нибары бер атна калды бит дип сөенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Безнең заман - Наше Время"