Кавын сайлый беләсезме?.. бер-ничә файдалы киңәш (фото)
Кавын сайлыйбыз: тәмле "Колхозница" һәм "Канталупа" - әфлисун төсендә, ә "Медовая" - авыр була
- 10 ел тирәсе, теплица ясаганнан бирле кавын үстерәм, - ди Татарстанның Саба районы үзәгендә яшәүче Роза Нурлыева. - "Колхозница"ны яратабыз. Рассада ясап торганым юк, май башында туфракка төртәм. Узган ел дүрт кенә төп иде, шуннан 27 кавын алдык. Әллә ни зур түгел үзе, 1,5-2 кило чамасы гына. Ә менә тәме... Өлгерә башлавын шуннан беләм: исе тарала. Теплица ишеген ачу белән борынны кытыклый ул. Ә исе бакчага ук чыга башлагач, өзеп ашап карыйбыз. Бу вакытта ул тәмам саргаеп бетә. Вакытыннан алда өзелеп төшмәсен өчен, капрон оек кидереп куям. Болай иткәндә ул җирдә ятмый, тигез пешә. Бернинди дә ашлама кертмим, бары ике тапкыр тавык тизәген әчетеп ашлыйм. Әмма ничек кенә булмасын, кавын ул көньяк җимеше, аңа җылы кирәк.
"Колхозница"ртык зур булмаган түгәрәк кавын. Иң иртә өлгерә торган сорт. Шуның өстенә ул иң сусыл һәм хуш исле дә. Аның өлгергәнен һәм сусыллыгын шуннан белергә була: тышындагы буразналар төгәл аерылып торырга тиеш.
"Торпеда" - Үзбәкстанда үсә торган озынча кавын. Үз илендә аны "Мирзачуль" кавыны дип йөртәләр. Өлгергән кавынның тышы яшькелт тә, ак та түгел, сары төстә була.
"Канталупа"куе көрән яки аз гына ачыграк төстә. Өслеге кытыршы челтәр белән капланган. Шулай ук яшел сызыклар да күрергә мөмкин. Кавынның йомшагы - кызыл-сары, ягъни әфлисун төсендә. Тәм ягыннан ул әллә ни баллы да, сусыл да түгел, әмма хуш исле һәм тыйнак тәмле. Өлгергәнме-юкмы икәнен тикшерү өчен, тышын тырнап карагыз. Әгәр яшел катлам күренә икән, кавын өлгергән дигән сүз.
Өлгергән кавынны ничек сайларга?
Өлгергән җимешнең сабагы юан була. Өлгермәгән кавын таш кебек һәм шакып караганда ул яңгырый. Ә өлгергәненнән исә саңгырау аваз чыга. Иснәгез. Борынга килеп бәрелгән үлән исе аның өлгермәве турында сөйли. Сабагы корып кипкән икән, өлгергән дигән сүз. Яхшы кавынның кабыгы тыгыз була. Йомшак икән, бозылган дигән сүз. Кавынны юл кырыеннан алмагыз, машинадан чыккан газ төтене аның тәмен һәм сусыллыгын киметә.
"Койрыгы" - кипкән, "борыны" - йомшак
Иң хуш ис кавының сабагы яныннан килә. Әгәр аннан бернинди дә ис килмәсә, өлгермәгән, черек исе килсә, бозылган дигән сүз. Кавынның "борын" өлеше әз генә йомшак булса да ярый.
Шар - әйбәт, торпеда тагын да яхшырак
Без, гадәттә, кавынның "колхозница" һәм "торпедо" төренә тукталабыз. Әгәр беренчесен алырга уйлыйсыз икән, аның зурысына кызыкмагыз. Аның әйләнәсе 10-15 сантиметрдан да зуррак булмасын. Ә менә "торпеда" зуррак булган саен тәмлерәк.
Тышкы яктан караганда гына кавынның бөтен үзенчәлеген ачыклап та бетереп булмый. Өлгергән кавынның орлыгы эре, кавын йомшагыннан тиз аерыла.
0 ...+2 градус кавын өчен идеаль санала. 0 градустан түбән булганда, аксым молекулалары таркала, аның оешучан үзлеге бетә, ул туңа һәм ашарга яраксызга әйләнә.
Кавынның файдасы
Кавынның химик составы сортына бәйле рәвештә үзгәрә. Анда шикәр, каротин, В9, С, Р витамины, А провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, пектин матдәләр, май һәм тозлар бар. Кавын ашкайнату процессына булыша, фолий кимлотасы кан ою өчен кирәк. Кавын атеросклероз, анемия, кан тамыры-йөрәк авырулары вакытында файдалы.
В витамины нервларны тынычландыра, чәчләрне куе һәм озын итә, кавык, бетчәләргә каршы көрәшә.
- Быел "Медовая сказка" дигән сорт чәчтем. Рассадага түгел, туфракка гына. Быел салкыннар булгач, соң чәчелде. Әле чәчәктә утыралар. Өч айда өлгерә дип язылган. Узган ел да шуны ук үстергән идем. Авырлыгы 2-3 килодан артмый үзенең, әмма бик тәмле.
Кибеттән алганда да, кавынның сабагына игътибар итәм. Ул кипкән, корыган икән, шуны алам, - дип сөйләде Альмира ханым Intertat газетасына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев