Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каян килеп полицияне сайлаган бу Газыймовлар

Гаилә көне уңаеннан, район эчке эшләр бүлегеннән элемтәгә чыгып, полициядә эшләүче династияләр турында язуымны үтенделәр. Әллә ни аптырап тормадык, өч бертуган егет Газыймовларга тукталдык.

Иң әүвәл, ул чактагы милициягә эшкә өлкән абыйлары Рөстәм килә. 1999 елда Казан юридик институтын тәмамлап, юрист белгечлеге алган егет Балтач районына эшкә кайта, милиция бүлегенә участок вәкиле булып урнаша. 2005 елда җинаятьләрне тикшерү бүлегенә күчерелә, аннан бүлек җитәкчесе урынбасары- тикшерү группасын җитәкли. 2012 елда хезмәттәге тырышлыгы, уяулыгы белән юстиция подполковнигы була. Гаять тә авыр, җаваплы хезмәтендә уңышлы, оператив, нәтиҗәле эшчәнлеге өчен дәүләт бүләкләре алуга ирешә. Рөстәм Газыймов беркайчан да эшенә тап төшермәс, ул һәрчак хезмәтен намус белән башкарды, кайчакларда полиция эшчәнлегендә читкә куелган гуманлылык төшенчәләренә дә сак карады. Бик күркәм гаилә корды, тормыш иртәше Резеда белән Регина, Әминә исемле кызлар үстерәләр. Резеда Балтач гимназиясендә башлангыч сыйныф балаларына белем бирә.
Абыйсы эзеннән полициягә Раушан да килә. Укуын тәмамлап кайткан егет башта районда сакчыллык бүлегендә эшли, аннан Арча эчке эшләр бүлегенә китә. Бүген исә Казанның "Гагарин" исемендәге 7нче номерлы полиция бүлегендә өлкән участок вәкиле, - полиция майоры. Раушан да абыйсы кебек эшен яратып башкара, Казан халкының иминлеген кайгырту юнәлешендә башкарган хезмәтләре мактауга лаек. Гаиләсе белән Казан каласында яши.
Гаиләдәге өченче егет Рамил дә бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә полиция капитаны, оператив эшләр буенча полиция җитәкчесе урынбасары. Әлеге вазыйфага күтәрелгәнче аңарга Казан юридик институтын тәмамларга, аннан Арча эчке эшләр бүлегендә җинаятьләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные булырга туры килә. Балтачка кайткач та ул коррупциягә каршы һәм икътисадый иминлекне тәэмин итү юнәлешендә оператив эшли. Рамил әле өйләнмәгән, яраткан, тиң яры белән кавышып, бәхетле гаилә коруын, шул бәхетле гаиләдә гармонияле тормыш белән яшәүләрен телик.
Әлеге өч бертуган банк хезмәткәре Фәния апа белән озак еллар Балтач авыл советы, соңыннан шәһәр җирлеге башлыгы булып эшләгән Габделнур Газыймов уллары. Каян килеп полицияне сайлаган бу Газыймовларның уллары, дияр кайберәүләр.
- Тәртип мәсьәләсен шулай хәл иттек, - ди әти кеше.- Өч егет бит алар, җитмәсә болганчык җәмгыятькә - беркемгә, бернәрсә кирәк булмаган чорга туры килделәр. Шөкер, акыллы, әхлаклы балалар булып үстеләр. Әти-әни сүзеннән чыкмадылар. Улларымны шулай акыллы итеп үстергән әниләренә рәхмәт.
Бу сорауга әниләре Фәния апа гаҗәпкә үк калды, "белмим инде, ничек әйтергә дә, безнең якта да, әтиләре ягыннан да милиционерлар юк, әмма берара Габделнурның милициядә эшлисе килде, бәлки үзенең хыялының тормышка ашуын улларында күрәсе килгәндер", ди ул. Бәлки шулайдыр да, үз гомерендә Җир кешесе дә (агроном), җәмәгать эшлеклесе дә булган Габделнур абыйның тәртип сагында да эшләп карыйсы килгәндер, шуңа да язмыш могҗиза тудырып, улларын үзе теләгән бер һөнәргә туплагандыр. Югыйсә, ул малайлар анда укырга да бармый кала, яисә укуларын да ташлап кайта, һичьюгы эшкә урнашып эшли дә алмаска мөмкин иделәр бит. Ләкин Газыймовларга ялкаулык, артка чигенүләр хас түгел, алар үз эшләренә бирелгән, тормышны
яратып яши торган егетләр, чын мәгънәсендә, эшлекле, күркәм династия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250