Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайбер даруханәләрдә әлегәчә маскалар һәм оксолин мазе юк

Районыбызда соңгы араларда грипп һәм ОРВИ авырулары көчәю сәбәпле, белгечләр гражданнарга вируслардан саклану өчен маска киеп йөрергә һәм оксолин мазе сөртергә киңәш итәләр. Ләкин әлеге саклану чараларын районыбызның бөтен даруханәләрендә дә табып буламы соң?

«Шифа», «Имплозия», «ВитаФарм» даруханәләрендә маскалар әлегә сатуда юк, ләкин шушы араларда булачак дип ышандырдылар. «Сихәт +», район үзәк шифаханәсе, «Казанские аптеки», «Авицена», «Гиппократ»та маскалар сатуда бар, аларның бәяләре 4 сум 20 тиеннән 12 сумга кадәр йөри. Ә оксолин мазена килгәндә ул бер генә даруханәдә дә сатуда юк икән әлегә. Моны даруханә хуҗалары ул мазьның дару белән тәэмин итүчеләрдә үк булмавын җиткерделәр.

Даруханәләрдә маскаларга килеп чыккан кытлыктан котылу чарасы аны өйдә ясау. Мәсәлән: гади марля алабыз да, аны 4 катлы итеп кисәбез дә, тегәбез, шуны да истән чыгармаска кирәк, масканың өсте борынны капларлык, ә кырый-кырые колакка кадәр җитәрлек булсын, шуңа бәйләвечләр дә эләктерәбез, бик гади генә ысул белән маскалы булабыз. Шуны да истән чыгармаска кирәк, андый масканы 3-4 сәгать саен алыштырып торырга кирәк. Кулланганын әйбәтләп юып, киптереп, утюглау зарур.
Фото: ural56

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев