Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайбер йөзек-алкалар бәхетсезлек китерә!

Ә сез нинди бизәнгечләрдән сак булырга кирәклеген беләсезме?

Табылган беләзек, йөзек, алкалар бәхет китермәячәк. Киресенчә булырга мөмкин. Бу бизәнгечләрне таксагыз, аны югалткан кешенең барлык сырхау-сагышлары сезгә күчәчәк.

Ломбардта алтын бизәнгечләрне арзанракка сатып алырга мөмкин. Ләкин шуны онытмагыз: кеше яхшы тормыштан бизәнгечен ломбардка китерми. Монда тапшырылган бизәнгечләргә элекке хуҗасының хәсрәте, күз яшьләре сеңгән була. Шуңа андый йөзек-алкаларны алмаска тырышыгыз.

Бизәнгечләрне явыз ният белән бүләк итүчеләр дә бар. Әгәр ниндидер бүләк ителгән бизәнгеч таксагыз, гел күңелсезлекләр килгәнен сизәсез икән, бүләк биргән кешенең сезгә бик яхшы мөнәсәбәттә булмавын сизәргә мөмкин. Андый бизәнгечләрне дә такмау хәерле.

Күп гаиләләрдә буыннан-буынга күчкән бизәнгечләр бар. Бу бик яхшы. Аларны саклык белән, әбекәйләрегезгә хөрмәт белән тагарга кирәк. Ләкин мондый гаилә бизәнгечләрен сатарга, чит кешегә бүләк итәргә ярамый. Югыйсә, уңышны, сәламәтлекне дә “сатып” җибәрергә мөмкинсез. Мондый бизәнгечләр буыннан-буынга күчәргә тиеш, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зәркан йөзек-алкалар