Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайгылы хәбәр...

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев тамашачыларына мөрәҗәгать белән чыккан.

Инстаграм социаль челтәрендә артист бик мөһим мәсьәлә куптара ‒ Игромания чиренең котычкыч нәтиҗәләре турында сөйли. Шушы юлга кереп киткән кешеләрне туктатырга бик авыр һәм күп очракта акча колына әверелгән кешеләрнең гомере өзелә, чарасызлыктан алар үзләренә кул салалар.

Фирдүс Тямаев күптән түгел тагын бер танышының үлеме хакында ишетеп, шушы мөрәҗәгатьне яздырган. «Икесе асылынып үлде, берсе 9 нчы этаждан сикерде. Игромания наркотик чиреннән дә начар нәрсә», ‒ дип кисәтә артист. Шулай ук Фирдүс бу мәсьәләдә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә киңәш итә, «игромания» чире күзәтелгән якыннарыбызны, дусларны туры юлга бастыру өчен бар булган көчебезне куярга өнди.

Сәламәт булыйк, дуслар! Һәр көннән ләззәт алып, шатланып һәм куанып яшик бу өч көнлек дөньяда.

http://sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев