Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайнар чәй эчмәгез!

Яман шештән саклану өчен чәй һәм кофе сыман кайнар эчемлекләргә сөт кушып эчәргә кирәк.

Яман шештән саклану өчен чәй һәм кофе сыман кайнар эчемлекләргә сөт кушып эчәргә кирәк. Әгәр дә эчемлек артык кайнар булса, үңәчтә яман шеш пәйда булу куркынычы бермә-бер арта. Тегеран медицина фәннәре университеты галимнәре тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Әгәр дә кеше һәр көнне 60 градуслы һәм аннан кайнаррак эчемлек эчсә, үңәчтә яман шеш барлыккак килү 90 процентка арта. Шулай булмасын өчен эчемлекне бераз суытып яки сөт кушып эчәргә кирәк.  

Безнең бу турыда моңа кадәр дә ишеткәнебез бар иде. Әле инде тикшерүчеләр моны киңкүләмле һәм озак вакытка сузылган күзәтүләр нәтиҗәсендә ачыклаган. Артык кайнар эчемлек авыз куышлыгы һәм үңәчнең лайлалы тышчасын ялкынсындыра, бу исә шеш өчен “ягулык”ның бер төре булып тора икән. Үңәч яман шеше дөньяда иң киң таралганы булып санала.

Гомумән әйткәндә, 13 ел буена барган тикшерүдә Иранның 40тан 75 яшькә кадәрге 50 меңнән артык халкы катнашкан. Күзәтү барышында 317 үңәч яман шеше ачыкланган. Даими рәвештә бик кайнар эчемлек (75С) эчкән кешедә чир барлыкка килү ихтималлыгы 2,4 тапкырга арткан, дип яза Өмет

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр