Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайсы илгә ялга курыкмыйча барырга була?

Элекке баш санитар табиб Геннадий Онищенко сәяхәт итү өчен иң хәвефсез илне атады.

Хәзерге вакытта сәяхәт итү өчен иң хәвефсез ил — Кытай. Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, элекке баш санитар табиб Геннадий Онищенко шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

“Анда авыручылар саны башка илләргә караганда иң азы — 1000 кешегә нибары 5,8 кеше туры килә”, — диде ул. Аның сүзләренчә, Һиндстан буенча да шуны ук әйтергә мөмкин, әмма анда бармавың хәерлерәк, чөнки бу илдә сәламәтлек саклау системасы Кытайдагыга караганда начаррак.

Онищенко билгеләвенчә, хәзер Европа илләренә юл ачылды, чираттагы ял вакытында берәр илгә барып кайтырга мөмкин. Шул ук вакытта, табиб һәр илдә авыручылар санына бәйле статистиканы исәпкә алырга кирәклеген ассызыклый, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: postnews24.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәяхәт туризм турист