Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайсыбер смартфоннарда WhatsApp мессенджеры эшләүдән туктаячак

Кушымтаны ясаучылар Android 4.0.3 һәм iOS 9 системалы гаджетлар кулланырга киңәш итә.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елның 1 февраленнән операция системалары искергән гаджетлар WhatsApp мессенджерын файдалана алмаячак. Бу хакта кушымтаның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сүз Android 2.3.7 һәм iOS 8 операция системалы җайланмалар турында бара. Әлеге операция системалары кушымталарында кайбер функцияләр теләсә кайсы вакытта эшләүдән туктарга мөмкин, диелә.

31 декабрьдән соң Windows Phone операция системасында да бу кушымта эшләүдән туктатылачак.

WhatsApp мессенджерын уйлап табучылар Android 4.0.3 һәм iOS 9, шулай ук бу операция системаларының соңрак чыккан төрләрен кулланырга киңәш итә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ватцап