Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайсыгыз югалтты, килеп алыгыз?!

Кичә кичке сәгатьләрдә җәяүлеләр кичүендә (пешеходный переход) футляры белән күзлек табылды.

Кичә кичен эштән кайтып барганда хезмәттәшебез кызык та, кызганыч та вакыйгага тап булган. Ленин урамыннан Нариманга борылып төшә торган җирдәге җәяүлеләр кичүеннән бер машина узып киткән, ә тәрәзсеннән нидер төшеп калган. Беренче башыма килгән уй: "Узынулары җитте, чүпләрен тәрәрзәдә генә аталар. Әмма шул ук мизгелдә табылдыкның чүп-чар түгел, телефон икәненә игътибар иттем. Мин инде машиналар таптаганчы ничек тә телефонны алырга дип җәяүлеләр кичүенә ыргылдым. Табылдыкны алып күтәрелеп караганчы машина инде китеп тә барган иде. Тротуарга чыгып телефоннан туганнарына шалтыратыйм дисәм, ул футлярдагы күзлек булып чыкты", дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты. 

Табылдык: савыты белән күзлек, күзлек янында берничә ручка да бар. Редакциядән килеп алуыгыз сорала.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кем югалтты