Төрлесе
Кайсы җирлекнең депутатлары бай...
Коррупциягә каршы көрәш йөзеннән, муниципаль хезмәткәрләр белән беррәттән, соңгы ике елда җирле депутатларның да еллык керемнәре исәпкә алына.
Балтач районының рәсми сайтына урнаштырылган "Коррупциягә каршы көрәш" бүлегенә күз салсак, биредә кемнең кереме күпме икәнлеге күренә. Районда иң күп керемле депутатлар - Балтач шәһәр җирлеге белән Яңгул җирлегендә икән, керемнәре 2 миллионнан артык. Аннан кала Субаш, Норма, Чепья , Смәел җирлекләре, берәр миллион тәшкил итә. Кече Лызи белән Салавыч депутатларының да керемнәре әйбәт, 700-800 мең тирәсе.
"Керемнәр хакында белешмәләр тапшыру "Муниципаль вазифалар биләүче, җирле хакимияттә эшләүчеләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләр тапшыру турындагы "Татарстан Республикасы Президенты имзалаган закон нигезендә тормышка ашырыла", ди районның коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмче Энҗе Гарипова.
Сайтыбызда әлеге юнәлештә алга таба да материаллар бирелеп барылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев