Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайтаваз «Алай түгел, болай ул»

Сайтыбызда “Авылда зират чистартырга кеше юк” дигән язма басылгачтын, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов килеп туган әлеге хәлгә аңлатма кертте.

– Безнең җирлектә 4 зират бар, – ди җирлек башлыгы. – Һәрберсе дә карауда тора дип әйтә алам. Зиратта өмә оештырылыр алдыннан белдерүләр эленә, халыкка хәбәр ителә. Килгәне килә, килмәгәне юк, мәҗбүр итеп булмый, һәркемнең намус эше. Түнтәр зираты буенча көзен шалтыраттым, әйдә, җыештырыгыз, техника да куйдыртам, дидем. Язга калдырыйк, диделәр. Калды менә, язга... Бу авыл белән ел да шушындый хәл, аңлашып, берләшеп бетә алмыйлар. Килмәгән кешене мәҗбүри китертеп булмый. Мин җирлектә беркемне дә аермыйм, һәркемгә дә карашым тигез, удмурт авылларында зират чистартырга җыенсалар, шалтыраталар, киңәшләшәләр, бердәм рәвештә зиратларны чистартып та куялар. Зират ул – изге йорт, анда барып эшләү изге эш һәм моны һәркем күңеле белән аңларга бурычлы, зират мәсьәләсендә тавышланып йөрү килешми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират чистарту