Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайтаваз. Хафалану урынсыз

Сайтыбызда алдагы көннәрдә Куныр халкы Каратауда кәрәзле элемтә вышкасы утыртканга канәгатьсезлек белдерә, дип язган идек. Халык фикеренчә, вышка авылга якын булгач, сәламәтлек өчен зыянлы.

Әлеге язма дөнья күргәч, Гыйльмулла Зәкиевтан кайтаваз килеп иреште. “Бүгенге көндә кәрәзле телефон элемтәсеннән башка тормышны күз алдына да китереп булмый бит, авылдашлар! Электр бетеп торганда да өзлексез эшли бит ул. Өй телефоным эшләп торса да Мегафон, Билайн, МТС һәм Летай операторларының номерлары (симкалары) куелган аппаратларым кул җитәрлек арада торалар. Шуның өстенә интернет, ВатСап дигән хикмәтләр дә кәрәзле телефоннарда бик яхшы эшли бит. Ә электромагнит нурланыш алабыз дип хафалануыгыз бөтенләй урынсыз, йортларыбызны 1968 елда аркылыга-буйга иңләгән электр үткәргечләр һәм йортлар каршысыннан узучы урам электр линияләре күпкә көчлерәк нурланыш бирә”, дип яза ул үзенең Вконтакте битендә.
Килешәсездер, хак сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайтаваз