Кайтсам туган якка...
Яз исе килә тышта
Яз исе
Яз исе килә тышта,
Урамда булса кыш та.
Кыш түгел инде бит март
Ул булган инде бик карт.
Тиздән килер ямьле яз,
Көтәсе калды бик аз
Чәчәк атар алмагачлар,
Кайтырлар карлыгачлар.
Бадьян чыгар тау башында,
Әбиемнәр өй каршында.
Аннан чыгар кузгалак,
Сары башлы тузганак.
Су буенда шомырлар
Хуш-исләр таратырлар.
Өстән оча бал кортлар,
Чәчкәгә якын дуслар.
Сандугачта тирәктә
Җырлар язар, көйләр дә.
Күп калмады әз генә
Йөрәккәем түз генә!
Ак болытлар
Күзем ала алмыйм күптән
Нигә икән бу күктән?
Әйтерсең, акбүз атлар.
Күктә очкан болытлар.
Тояклары йомшак, тигез
Үзләре җилдән җитез.
Бер канатын кагышы -
Айлар еллар агышы.
Алар оча, тик оча
Выкытка буйсынмыйча
Вакытымны алдаларга
Бәлки атка атланырга.
Ак болытлар, болытлар,
Чабыгыз җитез атлар
Үзегез белән мине алып
Булмый бит сездән артта калып.
Авылым
Әй авылым, авылым,
Минем туган авылым
Язларын ямь-яшелгә төренә,
Әкият иленә әверелә.
Сандугачлы сулар буе
Җырлы, моңлы бака туе
Тирә ягы ак чәчәк,
Шомыртлар аткан чәчәк.
Җил исә монда талгын
Күл өсте дулкын-дулкын
Кыр үрдәк, аккошлары
Күлнең түгел дошманы.
Авылым сихри, кыргый
Чишмәләр ага, ургый
Кайтсам туган авылыма,
Бөдрә таллар каршы ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев