Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каз маеның шифасы

Каз маеның файдалы булуын күпләр белеп бетерми, аны холестерин чыганагы дигән булып, кулланырга тырышмый.

Ә анда холестерин бөтенләй юк икән. Казның мамыгы, ите генә түгел, аның дөрес кайнаган һәм сакланган эч мае да әллә никадәр дәвалау үзенчәлегенә ия. Махсус файдаланганда, ул бик күп авыруга шифа булып тора. Анда РР, Е, Д, В төркеме витаминнары, файдалы кислоталар, цинк, магний, селен һәм башка минераллар бар.

Бу май тулысынча табигый, анда холестерин юк. Каз мае кислотасы организмның су балансын җайга сала, майларның һәм аның аналогларыннан торган органик матдәләрнең организмга тизрәк үтеп керүен арттыра. Ә бу, үз чиратында, косметик чараларның тән тиресенә тизрәк сеңүенә китерә, яраларның төзәлүенә ярдәм итә.

.Каз мае составындагы селен матдәләр алмашынуын көйли, аксымнарны, углеводларны үзләштерергә ярдәм итә. Е витамины исә иммун системасын ныгыта, коллагенны синтезлый, күзәнәкләрне зарарланудан саклый.

Каз мае табигый дәвалау төре булып санала. Ул халык медицинасында да киң кулланыла һәм күп кенә авырулардан яхшы чара булып тора. Дөрес сакланган каз мае белән бронхиттан котылып була. Озакка сузылган ютәлне бетерү өчен каз маен кыргычтан үткән суган белән бутап, ашар алдыннан бер аш кашыгы кабул итәргә кирәк. Шушы ук катнашманы төнгелеккә күкрәк өлешенә сөртергә дә була. Нәтиҗәсе өч көннән ук күренәчәк.

Шулай ук каз маен оста хужабикәләр пешеренү өчен дә куллана.

Чыганак: "Кызыл таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев