Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Казан” гаилә үзәген нигә койма белән әйләндереп алганнар

Футбол ассоциацияләренең халыкара федерациясе (FIFA) карары буенча, “Казан” гаилә үзәге мәйданы 2018 елгы дөнья чемпионаты җанатарлары фестивале уздыру өчен сайлап алынган.

Шул уңайдан биредә матчларны демонстрацияләү өчен экран, 16 метрлы яктырту манаралары, фестивальгә хезмәт күрсәтә торган чатырлар, сәхнә һәм контроль пункты урнаштырылачак.

Фестиваль мәйданын төзекләндерү, шул исәптән өстәмә җир асты инженер коммуникацияләре урнаштыру кирәклеге уңаеннан, биредәге машина кую мәйданы тулысынча ябык. 2018 елның гыйнварыннан, төп эшләрне башкару өчен, бинага керү юллары ябыла. Моннан тыш, куркынычсызлык таләпләрен истә тотып, 2 гыйнвардан март ахырына кадәр “Казан” гаилә үзәге өйләнешүчеләрне теркәүне туктатып тора.

Бу вакытта никахларны теркәү Киров һәм Идел буе районнарындагы (Болотников ур., 35а; Р. Зорге ур, 89) ЗАГС идарәләрендә башкарыла.

 

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Казан” гаилә үзәге