Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казан көллиятендә укытучы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

Фаҗига алдагы көннәрдә көндез ремонт эшләре бара торган лаборатория корпусында булган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ») Казанда Технология һәм дизайн көллияте укытучысы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерү версиясе буенча, 8 ноябрьдә көллият укытучылары аудиторияләрне карау өчен ремонт бара торган икенче катка менгән. Бер укытучы элеккеге вентиляция шахтасын үзгәртеп ясалачак лаборатория бүлмәсенә кергән. Ул идән булмавын күрмәгән һәм 14 метр биеклектән егылган», – диде А.Шептицкий.

Укытучы шунда ук үлгән.

Бу бинада кисәтү билгеләре булмавы билгеле. Тикшерүчеләр һәлакәт сәбәпләрен ачыклый.

Фото: mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига