Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казан коткаручылары йортка ауган кранны сүтә

Әлеге хәл Совет районының Альберт Камалиев урамында килеп чыккан.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Казан янгын сүндер-коткару отряды йортка ауган кранны сүтә башлады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татар-информ” кичә көчле җил аркасында Казанда Альберт Камалиев урамындагы 18 катлы йортка кран ауганлыгын хәбәр иткән иде.

Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кран конструкциясен күтәртү механизмы ярдәмендә күчерергә әзерли. Алар әлеге процессны җиңеләйтү өчен кранны сүтә. Шулай ук гидравлик җиһаз ярдәмендә куркыныч тудыручы эленеп торган элементлар алына.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураган