Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казан Кремле карабодайга бәя арту турында мәгълүматны кире какты

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәяләр артуны булдырмас өчен карабодай сатуны күзәтеп торырга һәм җайга салырга әзер.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сәүдә челтәрләрендә карабодайга бәяләрне кискен күрсәткечкә җиткерүгә юл куймаска әзер. Продукция запасы бар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы фикеренчә, карабодай тирәсендә бернинди ыгы-зыгы да юк. Алар бәя кую өлешендә бәяләрне сакларга әзер һәм нинди дә булса критик билгегә җитүгә юл куелмаячак дип ышандыра», - диде Галимова.

Ул массакүләм мәгълүмат чараларында басылган язмалар барлыкка килү белән бәйле рәвештә, министрлык сатуны күзәтеп торырга һәм җайга салырга әзер, дип өстәде.

Галимова шулай ук Татарстанда атна саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында да искә төшерде.

«Кибеттә карабодай ярмасын таба алмаган очракта һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә тулы ассортименттагы ярминкәләр уза. Министрлык анда карабодай да булын күзәтеп торырга әзер. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүгенге көндә нинди дә булса борчылу күрми. Булган запаслар белән алар барлык ихтыяҗларны тулысынча тәэмин итәргә әзер», — диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, карабодай ярмасы белән тәэмин итүчеләр быел сентябрьдән ваклап сату челтәрләренә бәяләр арту турында хәбәр итәләр.

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карабодай