Казан Кремле өстәмә чикләүләр кертү турындагы фейк мәгълүматны кире какты
Фейк хәбәрләре авторлары, янәсе, мәҗбүри перчаткалар киеп йөрү, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция, шулай ук хезмәткәрләрнең өчтән бер өлеше өчен читтән торып эш режимы кертелә, дип ышандыра.
Казан Кремле оператив штабның Татарстанда өстәмә чикләүләр кертүе турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат секретаре Лилия Галимова сөйләде.
Челтәрдә, янәсе, санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, оператив штаб бүген режимны көчәйтү турында карар кабул иткән, дигән хәбәрләр пәйда булды.
Фейк хәбәрләрендә (10 октябрьдә чыккан) әйтелгәнчә, янәсе, җәмәгать транспортында, кибет һәм сәүдә үзәкләрендә барлык кешеләргә дә перчатка һәм битлекләрне мәҗбүри куллану кертелә. Янәсе, шул ук көннән башлап сәүдә нокталары һәм автопассажирлар перчатка-битлек режимын үтәүне тәэмин итәргә тиеш. Югыйсә аларга административ җаваплылык йөкләнә.
Шулай ук 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен, янәсе, мәҗбүри изоляция режимы билгеләнә, шулай ук ноябрьгә ташламалы пенсия юлларын сату туктатыла, ә 1 ноябрьдән, янәсе, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ташламалы пенсия юл йөрү билетларының гамәлдә булуы туктатыла.
«Челтәрдә, Татарстанның оператив штабына сылтама белән, дөрес булмаган мәгълүмат таратыла. Игътибарлы булуыгызны һәм бары тик рәсми мәгълүматка һәм ТР Министрлар Кабинеты карарларына гына ышануыгызны сорыйбыз», - дип өстәде Лилия Галимова.
Шуның белән бергә, ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, татарстанлыларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм яклау чараларын төгәл үтәргә өндиләр.
Фото: «Татар-информ» архивы / Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев