Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казан зоопаркында филләр дә булачак

11нче ноябрь көнне үткәрелгән чираттагы видеобрифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Казан зоопаркы 2 елга реконструкция эшләренә ябылып торачак, дип белдерде.

Яңа проектта зоопарк мәйданы киңәйтелеп сквер-парклар булдыру, ботаника бакчасын яңа төр үсемлекләр белән баету, оранжереялар ясау, җәнлекләр һәм кош-кортлар санын арттыру күздә тотыла.
"Бирегә килүчеләрне филләр дә булачакмы," - дигән сорау кызыксындыра иде, "әйе булачак,"- дип сөендерделәр. Киләчәктә мәктәп укучыларын экскурсияләргә алып килүдән тыш, аларга биология дәресләрендә үсемлекләр дөньясын өйрәтүне биредә алып бару да мөмкин булачак, дип ышандырдылар.
Кыскасы, зоопарк чын күңел ачу урынына әвереләчәк, кафе-рестораннар, уен мәйданчыклары да булачак.
Фото: http://kazancat.ru/budushhee-kazani-virtualnaya-ekskursiya-v-novyj-gorodskoj-zoopark.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250