Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда 17 яшьлек егетнең күпкатлы йорттан егылу факты буенча җинаять эше кузгатылган

Кичә иртән егет 2нче Юго-Западная урамындагы йортның 24 нче катындагы балконнан егылган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда 17 яшьлек егетнең күпкатлы йорт балконыннан егылу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Искәртеп үтик, кичә иртән 2нче Юго-Западная урамындагы йорт тирәсендә биеклектән егылган яшь егетнең мәете табылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, егет күпкатлы йорт балконында дус кызы белән таң каршылаган. Яшьләр 24нче катка менгәннәр һәм уртак балконга чыкканнар. Бер мәлне кыз подъездга кергән, ә кире килгәндә, егетнең йорттан берничә метр ераклыкта парковкада ятуын күргән.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Суд-медицина һәм үлемнән соң психологик-психиатрик экспертиза билгеләнгән. Тикшерүчеләр шаһитлардан сорау ала һәм фаҗига сәбәпләрен өйрәнә.

«Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча, «Үз-үзен үтерүгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: егылган