Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда 18 декабрь көнне Россия маркетплейслары лидерларының эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән очрашуы узачак

Форум кысаларында күчмә бригадалар — маркетплейсларның техник ярдәм хезмәте эшен оештыру тәкъдим ителгән, алар сорауларны урында тыңлый һәм оператив хәл итә алачак.

Казанда 18 декабрь көнне «Мой Бизнес. E-COM» форумы мәйданчыгында Россия маркетплейслары лидерларының эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән очрашуы узачак.

Аның барышында бизнес 2024 елда интернет-сатуларны ничек арттырырга икәнен белә алачак. Маркетплейсларга техник ярдәм күрсәтү күчмә хезмәте эшен оештыру — тагын бер үзенчәлек булачак. Бу хакта бизнес-омбудсменның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Форум «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган.

Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев белдерүенчә, соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре саны 174 тапкырга арткан. Төп проблема — эшкуарлар техник ярдәм хезмәтләреннән еш кына оператив җавап ала алмый.

Форум кысаларында күчмә бригадалар — маркетплейсларның техник ярдәм хезмәте эшен оештыру тәкъдим ителгән, алар сорауларны урында тыңлый һәм оператив хәл итә алачак.

Татарстанда теркәлгән компания вәкилләренә, шулай ук үзмәшгульләргә форумда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк. Катнашу бушлай.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев