Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда гарасат 25 млн сумлык зыян салган

16 июнь көнне Казанда узган гарасат 25 млн сумлык зыян салган. Шулай ук көчле давыл булган Сарманда килгән зыян күләме исәпләнелә. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ММЧ вәкилләренә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Аерым алганда, журналистларны күптән түгел капиталь ремонт үткәрелгән Казан йортының язмышы кызысындырды. Гарасат вакытында объект түбәсез калган. А.Фролов сүзләренчә, анда яшәүчеләр өстәмә чыгымнар хакында борчылыга тиеш түгел: түбә төзелеш компаниясе хисабына яңартылачак. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компания дә катнашачак.

Министр урынбасары билгеләп узганча, давыл вакытында йорт түбәсенә килгән зыян ул сыйфатсыз ремонтланган дигән сүз түгел. Гарасат вакытында мондый хәл теләсә кайсы бина белән килеп чыга ала, дип өстәде түрә.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева).

http://tat.tatar-inform.ru

Фото: http://www.metronews.ru/_internal/gxml!0/r0dc21o2f3vste5s7ezej9x3a10rp3w$d8x5fkg7gjpp5zspcsycuh4fo6dl435/D09CD0BED0BBD0BDD0B8D18F-05.jpeg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250