Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда газ тарату станциясендәге янгын локализацияләнде

Гадәттән тыш режим Казан шәһәрендә түгел, янгынны сүндерүдә катнашучы хезмәтләр өчен кертелгән

Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгынны локализацияләделәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ут 10:40 сәгатьтә локализацияләнгән, ялкын биеклеген 2 метрга кадәр киметүгә ирешкәннәр. Янгын сүндерүчеләр якындагы цистерналарны суытуны дәвам итә.

Алдарак «Татар-информ» төнлә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тутырылган цистерна шартлавын хәбәр иткән иде.

 

Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.

Элегрәк Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгын аркасында гадәттән тыш режим игълан ителде. дип хәбәр ителгән иде.  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте ачыклык кертте.

Янгынны сүндерүдә 199 кеше һәм 58 берәмлек техника катнаша, бер беспилотник эшли. Урында тикшерүчеләр эшли, алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Шәһәр халкына бернинди дә куркыныч янамый, гадәттән тыш режим Казан шәһәрендә түгел, янгынны сүндерүдә катнашучы хезмәтләр өчен кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын янгын куркынычсызлыгы