Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда Җиңү Паркы каршында трамвайга ут капкан

Һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Казанда Җиңү Паркы каршында трамвай яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына вакыйга шаһитлары хәбәр итте.

«Бүген 14.43 сәгатьтә Ямашев проспекты буенча 46нчы номерлы йорт каршында Җиңү паркы янында трамвай януы турында хәбәр килде. Янгын мәйданы 30 квадрат метрны тәшкил иткән. Кешеләр трамвайдан чыккан, зыян күргән кешеләр булмаган», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Урында беренче номер чакырылыш буенча ике янгын расчеты эшләгән.

Янгын сүндерүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен 20 минуттан артык вакыт кирәк булган.

Фото: Александр Третьяков, Полина Шевчук

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын