Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда каравылчы будкасында ир-ат янып үлгән

Янгын төнлә Казанның Юдино бистәсендә булган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Юдино бистәсендә автостоянкада  урнашкан каравылчы будкасында бер ир-ат янып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 ноябрьдә Юдинодагы Тимер юлчылар урамында янгын чыккан. Бу турыда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына хәбәр иткәннәр. Һәлакәт урынына 60 нчы номерлы янгын сүндер-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә автостоянкада урнашкан каравылчы будкасын янгын тулысынча чорнап алган. Янгынның якында гына торган чит ил машинасына күчү куркынычы булган.

Утны тиз арада сүндергәннәр. Будка эчендә идәндә ир-ат мәете табылган. Аның шәхесе һәм янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын