Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда "Лада" йөртүчесе белән автобус шоферы сугышканын видеога төшереп алганнар

Бу хәл бүген Горький шоссесында Можайский урамы тукталышында булган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Казанда җиңел машина йөртүчесе белән автобус шоферы сугышкан. Бу хәлне шаһитлар кәрәзле телефонга төшереп алганнар һәм видеоязманы социаль челтәрләрдә таратканнар.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, һәлакәт булганчы, «Лада» автомобиле берничә тапкыр автобус каршысыннан кисеп чыккан. Шуннан соң җиңел машина йөртүчесе Можайский тукталышында туктаган һәм җәмәгать транспортының ян көзгесен ваткан.

Видеоязмада автобус йөртүченең җиңел машина йөртүчесе белән сөйләшергә чыгуы күренә. Яшь егет автобус йөртүчесенең битенә суга һәм ир-атлар сугыша башлыйлар.

 

Фото: кадр из видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал