Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда мәктәп янында балаларга банан өләшкән егетләрне тоткарлаганнар

Казаннның Вахитов районында мәктәп янында ике егет балаларны бушлай банан белән сыйлаган

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Казаннның Вахитов районында мәктәп янында балаларга банан өләшкән егетләрне тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ике егет мәктәп янында балаларга җиләк-җимеш таратуы турындагы хәбәр полициягә иртән килгән. Бирегә хокук саклаучылар килгән, шаһитлардан сораштырганнар, бананнарны экспертизага тапшырганнар һәм камера язмаларын алганнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Казанның иҗтимагый оешмаларының берсе «Изгелек көне» уңаеннан флэш-моб үткәргән. Акциядә катнашучыларны тоткарлаганнар, полиция хезмәткәрләре бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе