Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак

Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны геройларны искә алырга чакыра.

Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг-концерт узачак.

Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны Сталинград янында җиңү өчен көрәшкән батырларны искә алырга чакыра. Мәңгелек утка чәчәкләр куелачак.

Митинг-концертны “Россия Үлемсез полкы” төбәк бүлеге, “Ватан” берләшмәсе һәм “Хәрби бердәмлек” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештыра.

Сталинград янындагы сугыш Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июнендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә Совет гаскәрләре җиңүе белән тәмамланган.

Узган елның февралендә Россия Президенты Владимир Путин Сталинград янында Кызыл Армиянең фашистлар гаскәрен тар-мар итүгә 75 ел булуны бәйрәм итү турындагы боерыкны имзалаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев