Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда татар басмаларының телен анализладылар

22 апрель көнне Казанда татар телендә чыгучы район газеталары журналистлары өчен семинар үткәрелде. Әлеге чарадан Балтач журналистлары да читтә калмады. Күп санлы журналистлар белән очрашуга Казан федераль университетында (КДУ) озак еллар эшләгән профессор, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм фән эшлеклесе Фәһимә ханым Хисамова килгән иде.

"Татар басмаларының теле: стилистик үзенчәлекләр һәм тәрҗемә мәсьәләләре" темасын ачуга корылган семинарда республикада нәшер ителә торган газеталар анализланып, типик хаталарга игътибар бирелде. Күренекле галимә киңәшләрен биреп, кайбер сүзләрнең язылышы буенча телче буларак тәкъдимнәр кертте. Без әле дә булса 1936 елда кабул ителгән орфографик кагыйдәләргә таянабыз, ләкин әлеге законны үзгәртү кирәк, дигән фикердә татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы Ф.М.Хисамова.

"Гомумән алганда, газеталарның телен начар дип әйтә алмыйм, бигрәк тә район газеталарына карашым уңай", - дип, Фәһимә ханым Хисамова соңыннан журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышты, тема кысаларында тел законнарын искәртте.

Семинарда шулай ук район газеталарының электрон вариантларындагы тәрҗемә текстларына хас хаталар барланып, аерым мисалларда дәлилләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250