Казанда тугыз катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән ир-ат хастаханәдә үлгән
Кичә Җиңү проспектындагы 34нче йортта башта көнкүреш газы шартлаган, шуннан соң янгын чыккан.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Казанда тугыз катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә һәм янгында зыян күргән ир-ат бүген Республика клиник хастаханәсендә үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгында зыян күргән фатир хуҗасының 2-3 дәрәҗә тәне пешүе дә билгеле.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Җиңү проспектындагы 34нче йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев