Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда яшәүче бер хатын-кыз үз фатирында янгында үлгән

Казанда яшәүче бер хатын-кыз үз фатирында янгында үлгәнЯнгын мәйданы өч квадрат метр тәшкил иткән, әйберләр һәм карават янган.

Кичә кичке җидедә 101 нче янгын сагы чакыру номерына Казанның Сафьян урамында урнашкан торак йортның икенче катында янгын чыгу турында хәбәр килгән.

Берничә минуттан соң әлеге йортка янгын сүндерүчеләр килеп җитә һәм фатирда 65 яшьлек хатын-кызның мәете табыла. Янгын мәйданы өч квадрат метр тәшкил иткән, әйберләр һәм карават янган.

Тиздән янгын сүндерелә. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын