Казандагы кунакханәгә шартлаткыч куелу турында хәбәр расланмаган
Гадәттән тыш хәл булган урынга экстрен хезмәт экипажлары җыелган.
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Кичә Казандагы "Корстон" кунакханәсендә шартлаткыч җайланма куелу турында билгесез кеше хәбәр биргән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы сөйләде.
"Этләр белән кинологлар килде. Шартлаткыч табылмады. Эвакуация булмады", - дип сөйләде чыганак.
Шаһитлар сүзләренчә, урынга экстрен хезмәт экипажлары җыелган.
Фото: Ксения Перепеченова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев