Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казаннан Дубайга даими авиарейслар ачыла

Пассажирларга Boeing 767-300 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.

30 апрельдә Казаннан Дубайга даими авиарейслар ачыла. Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, рейслар атнага бер тапкыр була.

Казаннан самолетлар җомга көнне 3.05 сәгатьтә кузгалып китеп, 9.00 сәгатьтә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булачак. Дубайдан исә очкычлар 23.30 сәгатьтә кузгалып, икенче көнне 3.35 сәгатьтә Казан аэропортына төшеп утырачак.

Очышларның мондый программасы октябрь ахырына кадәр гамәлдә була. Шул ук вакытта, хәрәкәт графигына үзгәрешләр дә керергә мөмкин.

«Юлда булу вакыты биш сәгатькә якын тәшкил итәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алдарак», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Пассажирларга Boeing 767-300 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авиарейслар Дубай