Казаннан Истанбулга юл тоткан самолетның шассие ябылмаган
Һава судносы аэропорт тирәли берничә әйләнеш ясаганнан соң Мәскәүгә юл тоткан.
«Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булганча, 11.10 сәгатьтә Казан аэропортыннан Истанбулга юл тоткан һава судносының шассие ябылмаган.
Очкычта барлыгы 185 кеше (шуларның 177се – пассажир, сигезе - экипаж әгъзасы) бар. Чыганак мәгълүматлары буенча, хәзер самолет Казан аэропортына төшәргә әзерләнә.
«Flightradar24» мәгълүматлары буенча, һава судносы аэропорт тирәли берничә әйләнеш ясаганнан соң Мәскәүгә юл тоткан.
Тулырак: ТИ
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев