Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанның Химия урамында урнашкан складлардагы янгынны видеога төшергәннәр

Янгынны сүндерүгә 141 кеше һәм 39 берәмлек техника җәлеп ителгән. Аның мәйданы 6,5 мең квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казанның Химия урамында урнашкан складлардагы янгынны сүндерү мизгелен видеога төшергәннәр. Видеокадрларны интернетка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте урнаштырган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә кич 112 бердәм номерына Оргсинтез янында - Химия урамында агач материаллары саклана торган складларда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

«Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын телләре 800 квадрат метрга якын мәйданга таралган була. Бинаның катлаулы конструкциясе һәм эчтә тиз кабынып китә торган материаллар булуы хәлне тагын да кыенлаштырды», - дип искәртте янгынны сүндерү җитәкчесе Константин Чанышев.

Янгынны сүндерүгә 141 кеше һәм 39 берәмлек техника җәлеп ителгән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны 6.35 сәгатьтә тулысынча сүндергән. Аның мәйданы 6,5 мең квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр ике административ бинаны, бер складны һәм ике трансформатор станциясен саклап калган.

Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын электр җиһазын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын