Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанны тагын су баскан... (+видео)

Кызганыч, әмма факт: каланың кайбер урамнарын яңгыр сулары баскан, ә кайбер урамнарында бер тамчы да төшмәгән...

Кичә Казанда "көткәннән дә артыграк" яңгыр яуган. Яңгыр бик көчле булган башкаланың күп кенә урамнарын су баскан, кичке алтыларда башланып 20 минут яуган яңгыр чын мәгънәсендә күпләрне "йөзәргә мәҗбүр иткән.

Социаль челтәрләрдә файдаланучылар урнаштырган су баскан юлларның фотосурәтләре һәм видеоязмаларына күз салсак, чыннан да хәлләр мөшкел. Сул Болак, Петербург һәм Университет урамнарын су баскан. Көчле яңгыр сәбәпле бөкеләр шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарында да булган.

Кызганыч, әмма факт: шул ук вакытта Казанның Совет районында бер тамчы яңгыр да юк, дип хәбәр иткәннәр.

Яңгыр яву сәбәпле, шәһәрдә җитди бөкеләр барлыкка килгән. Юл хәрәкәте кыенлыклары Казанның барлык районнарында да күзәтеде дип хәбәр итә "Татар-информ".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көчле яңгыр