Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казаныбыз өчен тавыш бирүдә актив катнашыйк!

Россия Үзәк банкы яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурс игълан итте. Киләчәктә 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгын Казанның тарихи һәйкәлләре бизәргә мөмкин.

Моның өчен кичекмәстән тавыш бирү сорала. Тавыш бирүнең беренче этабы Твоя-Россия.рф сайтында иртәгә, ягъни 28 июльдә тәмамланачак.

Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк. Ул вакытта Твоя-Россия.рф сайтында, йә федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп булачак. Моннан тыш, 7 октябрь көнне "Россия 1" телеканалы эфирында SMS аша да тавыш биреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250