Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казны ничек каклыйлар?

Халкыбызның матур йолаларының берсе - каз өмәләре башланды. Димәк, каз каклау серләрен дә искә төшерергә вакыт.

Түбәндәге рецепт буенча эшләсәгез, ул тиз арада әзер булачак.

Казның эченә бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннары, кәгазьгә төреп, 15-20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тоздан бушатып, казны җилле урынга элеп куябыз.

Бер атна чамасы элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле бер тапкыр пешекләгәч, зур кәстрүлгә салып, 30-40 минут чамасы пешерәбез, муен тирәсеннән, сүле аксын өчен, 1-2 урыннан пычак белән төртеп алабыз.

Шуннан соң, казны кабат элеп, 1-2 көн киптерергә кирәк. Аннары казны газда өтеп аласы да тагын беразга элеп куясы. 1-2 көннән инде ризык әзер! Казыгыз тәмле булсын!

Фото: instahu.net

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев