Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казынган казна табар

Авылда ир кеше үз гомерендә бер өй салырга тиеш дигән гыйбарә йөри. Салды Рифат, берне генә түгел. Инде җитәкче дә булып алгач, матур, уңайлы йортлар җиткереп, бик күп райондашларны тораклы итте.

Ветераннарга өйләр төзеп бирү буенча хөкүмәт программасы чыккач үткән өч елда гына Рифат Закиров җитәкләгән «Водстрой» оешмасы 50ләп йорт төзеп файдалануга тапшырган. Коллективта эшләүче 80гә якын кешегә бүлеп исәпләгәндә, өч елда мондагы һәр ике кеше бер йорт һәм хәтта артыграк та төзегән дигән сүз бу. Әле алар ремонтлаган биналар санап бетергесез. Зурракларыннан Балтачтагы үзәк больница, урта мәктәп биналарына ясаган капиталь ремонтлары гына ни тора. Әнә акчалары юклыктан, инде тозлана башлаган район суд департаменты бинасын, соңыннан түләү шарты белән, әҗәткә төзеп бетереп киләләр.
Әллә уйнап, әллә чынлап, Рифат Закировка алдан күрүчәнлек, киләчәкне тоемлау хас, ди аны белгән кешеләр. Нинди генә эшкә тотынмасын, азагы нигездә әйбәт тәмамлана. Туган авылы Түбән Кенәдән килеп Карадуган урта мәктәбендә, аннан Казан ветеринария институтында укып йөргән елларыннан бирле шулай. Дипломлы мал табибы булып кайтып, авылларында, ул чактагы Рәхимов исемендәге колхозда һөнәре буенча эшләгән елларда терлекләр үлеме кискен кими, малларның сакланышы яхшыра. Югыйсә, карап торышка, артык берни дә эшләми кебек инде. Әмма һәрвакыт кирәк урында, кирәк вакытта була, хәлне төзәтердәй чарасын күрә. Яңалыкларга битараф түгел, конкрет, тәвәккәл. Үзгәртеп корулар башланган туксанынчы елларда нәкъ шундый кешеләр алга чыга да инде.
Районның ул чактагы җитәкчесе Марат Әхмәтов Рифаттагы мөмкинлекне дөрес чамалый. Рифат Көшкәтбаштагы колхозга председатель итеп җибәрелә. 1992нче елдан 1999нчы елга кадәр биредә эшләү вакытында шактый биналар төзетә. Зур омтылышлы, кыю егетләр гел яңалыкка, киңрәк колачлы мәйданнарга тартыла. Хөкүмәтнең «Чиста су» прогаммасы эшли башлаган елларда ул Балтачка кайта.
Район җитәкчелеге тәкъдиме белән шушы программаны тормышка ашыруга йөз тоткан «Водстрой» җәмгыятен оештыра. Гел эзләнә егет, максатчан, читтән торып институтның икътисад бүлегендә дә укый. Юктан башлап, бүген эше белән район чикләрен үтеп танылган зур коллектив туплый. Бик күп авылларга су үткәрәләр, йортларга кертәләр. Бераздан биналарга җылыту системасы эшләү, канализация чыгару эшләрен дә үзләштерәләр. Газ трассалары сузалар һәм өйләргә дә кертәләр. Шулай итеп, алар бинаның йөз процент эшен үзләре эшләп тапшыралар.
Балтач «Водстрой»ын, аның җитәкчесе Рифат Мидхәт улы Закировны республиканың Әгерҗе, Буа, Бөгелмә кебек ерак районнарында да яхшы беләләр, заказлары сыйфатлы итеп төгәл башкарылганы өчен хөрмәт итәләр. Һәр яңалыкта башлап, әйдәп йөрү сыйфаты да абруен арттыра аның. Мал чалу урыны турында сүз чыккач, районда аны беренче булып Рифат төзеттерде. Кечкенә генә булса да, оешманың базада үз фермасы бар, сарыклар, атлар асрыйлар. Ит кайчан да үтемле продукт, ди элекке председатель. Үзләрендә ит ыслыйлар, казылык ясыйлар. Алдан тоеп, планлаштырып эшләргә гадәтләнгән җитәкче аларны һәм башка продуктларны сату өчен оешманың үз сәүдә ноктасын да булдырган. База белән янәшәдә генә кафелары эшли. Бер урында таптанмый, бер әйбергә ябышып ятмый торган алдынгы карашлы җитәкчеләр генә коллективны саклап, гел үсешкә алып бара ала шул. Районга күп игелекләр китергән оешма - «Водстрой »ны 16нчы елын җитәкләүче Рифат Закиров кебек.
Эшне җелегенә төшеп башкару, булсын дип эшләү - аларга нәселдән килә бугай. Әтисе Мидхәт куйган хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасының Атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем алып, лаеклы ялга чыккан. Мәктәптә балаларга рус теле укыткан Сания ханым да бу як авылларда зур хөрмәт казана. Өлкән уллары Ринат Чистайда, төпчек кызлары Рания үз гаиләләре белән әти-әниләрен сөендереп яшиләр.
Аларның да, уртанчы уллары Рифатның да эшләре генә түгел, тормышлары да уң, гаиләләре бөтен. Мидхәт ага белән Сания ханым уллары Рифат белән киленнәре Рәмзиянең матур гаилә тормышына, оныклары Регина белән Рианның ышанычлы дәвамчы булып үсеп җитүләренә сөенәләр. Регина Эчке эшләр министрлыгы системасында мактаулы тикшерүче, Риан төзелеш буенча югары уку йортының өченче курсын тәмамлый.
Илле еллык юбилеена менә шундый зур эшләре, ныклы нигезе, төпле гаиләсе булган ир-егет киләчәктә әле тагын да колачлырак эш күрсәтмәс дип кем әйтер?! Илледән соң тагын да кыюрак, активрак яши башлыйсың әле ул, диләр бит...
************************************************
«Водстрой» оешмасы коллективы РИФАТ МИДХӘТ улы ЗАКИРОВны 22 майда узачак 50 яшьлек юбилее белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләрен юллый: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!
Сезгә бүген 50 тулды,
Гомер, диләр, аккан су.
Сез шул гомер уртасында
Бәхет кошын тапкансыз.
Ир уртасы - ил тоткасы!
Әле шундый яшь Сездә -
Җир җимертеп яшәр чагыгыз
Сез - Аллалар яшендә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250