Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казылыкны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? (киңәш)

«Роскачество»да ГОСТ буенча ясалган табигый казылыкны ничек сайларга икәнен аңлаттылар. Бу хакта оешманың Тикшеренүләр департаменты директоры Людмила Викулова хәбәр итә.

— Пешерелгән колбасаны сайлап алганда һәм сатып алганда, беренче эш итеп, саклауның реаль шартларын, һәм кайда чыннан да саклануы белән чагыштырырга кирәк. Суыткычтагы температура 0 °дан 6 °га кадәр булырга тиеш.

Пешерелгән (вареная) казылыкны сайлаганда беренче чиратта төсенә игътибар итәргә кирәк, ул ал яки бераз алсу төстә блулырга тиеш. Эшләнмә бер төстә генә булырга, төрле таплы булмаска тиеш.  Этикеткасында составы, аның эшләнү вакыты һәм кайчанга кадәр ашарга яраклы булуы, саклау шартлары, шулай ук төргәкнең төре турында мәгълүмат булырга тиеш.

Колбаса составында тавык ите, үсемлек аксымнары, клетчатка һәм крахмал булмаска тиеш.

Моннан тыш, ГОСТ буенча казылыкта Е-кушылмалары кулланырга мөмкин, алар арасында Е250 (яки буяу фиксаторы) — натрий нитриты, шулай ук тәм һәм ис көчәйткече Е621 бар. Е120 һәм Е252 — начар өстәмәләр  рәтенә керә. Шулай ук Е536дан да качарга кирәк, ләкин җитештерүчеләр аны эмульгатор (бер үк төрле масса ясау өчен) куллана ала, дип ассызыклыйлар «Роскачество»да.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр